Самоучитель татарского на каждый день
Самоучитель татарского на каждый день читать книгу онлайн
Книга предназначена для желающих изучать татарский язык дома самостоятельно, на курсах, на работе. Она построена по принципу «от простого — к сложному», «от легкого — к трудному». В ней нет трудных и нудных правил. Особенностью ее является обучение живой разговорной речи, что ведется на примере диалогов, близких к естественным. Простейшая транскрипция поможет вам правильно произносить слова и предложения.
Внимание! Книга может содержать контент только для совершеннолетних. Для несовершеннолетних чтение данного контента СТРОГО ЗАПРЕЩЕНО! Если в книге присутствует наличие пропаганды ЛГБТ и другого, запрещенного контента - просьба написать на почту [email protected] для удаления материала
Очты, очты — сыерлар (коровы) очты.
Очты, очты — сандугачлар очты.
Очты, очты — карлыгачлар очты.
Очты, очты — казлар очты.
Очты, очты — таллар (ивы) очты.
Очты, очты — песнəклəр очты и т. д.
Вот вы и запомнили прошедшее очевидное время глагола, которое часто путают с прошедшим неочевидным.
* * *
Продолжаем знакомство с устойчивыми оборотами и крылатыми словами татарского языка — настоящими жемчужинами народной мудрости. На этот раз — сочетания со словом тел (язык):
Теленə шайтан тӨкергəн — язык хорошо подвешен (букв.: на его язык черт плюнул).
Тел очында гына тора — вертится на языке (букв.: стоит на кончике языка).
СӨяксез тел ни əйтмəс — язык без костей (букв.: язык без костей — чего не скажет).
Телеңне тый — держи язык за зубами (букв.: придержи язык).
Тел бармый — язык не поворачивается.
Тел бистəсе — болтун (букв.: языковая слобода).
Телен йоткан — язык проглотил.
Телдəн тӨшми — не сходит с языка.
Тел кӨрмəлə — язык заплетается.
Телдəн калган — язык отнялся.
Тел очында безе бар — злой язык (на кончике языка есть шило).
Теле тышау тотмый — распускать язык (язык не держится за оковы).
На прощание вам пословицы.
Үзенең əйрəне юк, кешенең кымызын эзли. — У самого нет айрана (кислого молока), у других ищет кумыс.
Кеше ашы тəмле була. — В гостях и пища вкуснее.
Сыйлаганда су эч. — Когда угощают — пей воду.
Май ботканы бозмас. — Кашу маслом не испортишь.
Кунак килсə, ит пешə — ит пешмəсə, бит пешə. — Когда приходит гость, варится мясо; если мясо не варится — краснеет лицо.
Сау булыгыз!
Сезгə уңышлар телим.
Урок 28
Образование. Профессии. Диалоги. Задания.
(Егерме сигезенче дəрес)
— Исəнмесез!
— Хəерле кӨн!
На этом уроке мы поговорим об образовании, о профессиях.
1. — Син кайсы мəктəптə укыйсың?
— 131 мəктəптə.
— Ул нинди мəктəп?
— Анда математика кҮбрəк укытыла. ə син кайда укыйсың?
— Мин татар гимназиясендə укыйм.
— Сиңа ошыймы?
— Бик ошый.
— Нинди фəннəрне яратасың?
— Татар телен, тарихны.
— Кемнəр укыта?
— Татар телен — МӨнирə апа, тарихны — Сабит ага укыта.
2. — БҮген ничə дəрес булды?
— Алты.
— Ничəле алдың?
— Бер бишле, ике дҮртле.
— Бишлесе — нинди дəрестə?
— Тарих дəресендə. ə син ничəле алдың?
— Ике бишле.
— Нəрсəдəн?
— Математикадан, физикадан.
3. — Сезнең мəктəп зурмы?
— Зур.
— КҮпме бала укый?
— 1200. ə сездə?
— 960.
— Кичəлəр буламы?
— Була.
— Син йӨрисеңме?
— əлбəттə.
4. — Син телчеме?
— Юк, мин тарихчы.
5. — Син укытучымы?
— əйе, мин укытучы.
— ə Сез кем?
— Мин экономист.
6. — Ул табибмы (врачмы)?
— Юк, ул врач тҮгел.
— Кем соң?
— Бухгалтер.
7. — Алар студентлармы?
— Белмим шул.
8. — Син кайда укыйсың?
— Педагогика университетында. ə син?
— Мин университетта.
— Кайсы факультетта?
— Филология факультетында. ə син?
— Мин геология факультетында.
9. — Мəктəпне тəмамлагач, син кая барасың?
— Институтка керергə уйлыйм.
— Кайсы институтка?
— Финанс-экономика институтына.
— Ник алай уйладың?
— Хəзер бит бар нəрсə экономикага бəйле.
— əйе шул. Мин чит теллəр факультетына керергə уйлыйм.
— Ул кайсы университетта?
— Педагогика университетында.
— Нинди тел Өйрəнəсең?
— Инглиз телен.
10. — Быел нинди имтиханнар тапшырасыз (сдаете)?
— Тарих, чит тел, политология, политэкономия. ə сез?
— Без югары математика, политология бирəчəкбез.
— Куркасыңмы?
— Бераз куркам.
12. — Иртəгə безнең имтихан!
— Нинди фəннəн?
— Татар халык авыз иҖаты (татарский фольклор).
— Авырмы?
— Юк, əллəни авыр тҮгел. Бик кызыклы фəн.
— Кем укыта?
— Марат Гафурович.
13. — Сезнең институтта ничə факультет бар?
— Биш.
— Ниндилəр?
— Тарих, филология, математика, табигать белеме, чит теллəр факультетлары. ə син кайда укыйсың?
— Университетта.
— Сездə нинди факультетлар бар?
— Юридик, биология, геология, экология, механика-математика, физика, химия, исəплəҮ математикасы Һəм кибернетика, филология, журналистика, тарих, татар филологиясе, тарихы Һəм шəрык теллəре факультетлары бар.
14. — Исəнмесез!
— Исəнмесез!
— Миңа деканны кҮрергə кирəк иде.
— Ул сəгать 11 дə була. КӨтегез.
15. — Ярыймы? Исəнмесез!
— Исəнмесез!
— Данияр Галимович, сез чакырдыгызмы?
— əйе. Сезнең чит телдəн имтиханыгыз тапшырылмаган.
— əйе шул, мин ул вакытта авырган идем.
— Белешмəгез (справкагыз) бармы соң?
— Бар. Менə.
— Ярый, мин сезгə рӨхсəт кəгазе бирермен.
16. — Сез нинди теллəр белəсез?
— Рус телен, инглиз телен.
— ə татарча яхшы белəсезме?
— Бик Үк яхшы тҮгел шул. Бəлəкəй чакта минем белəн кҮбрəк русча сӨйлəшкəннəр. Балалар бакчасында да русча гына сөйлə тем. Хəзер менə ныклап Өйрəнəм. ə сез нинди теллəр белəсез?
— Мин русча, немецчə, фарсыча сӨйлəшə белəм.
— Фарсы телен каян белəсез?
— Университетта Өйрəндем.
— Авырмы ул тел?
— Алай авыр тҮгел. Ул безнең таҖик теленə кардəш.
17. — Сезнең гаилəгездə нинди ҺӨнəр кешелəре бар?
— Безнең əни — укытучы, əти — заводта эшче, əби — бухгалтер, бабай — хəрби хезмəт кешесе, абый — химик, апа
— юрист.
— Үзегез кем?
— Үзем аспирант. Татар халкы телен Өйрəнəм. ə сез?
— Мин археолог. Болгар тарихын Өйрəнəм. əтием — инженер, əнием — тегҮче. ДəҮ əти белəн дəҮ əни авылда яшилəр. ДəҮ əти колхозда хисапчы булган, дəҮ əни — терлекче. Абыем хəзер газетада сəркатип (секретарь) булып эшли. Апам — фəнни-тикшеренҮ институтында гыйльми хезмəткəр.
18. — Сəлам, Морат!
— Исəнме, Гариф!
— Син ничек бу якларга килеп чыктың?
— Командировкага килдем.
— Кайда эшлисең?
— КамАЗда.
— КҮптəнме?
— 3 ел инде.
— Кем булып?
— Баш технолог булып. ə син, институтны тəмамлагач, кая киттең?
— ТҮбəн Камага.
— Кайда урнаштың?
— Химия комбинатына.
— Кем булып эшлисең?
— Смена начальнигы.
— Акчасы кҮпме соң?
— Шактый. 2100 сум булыр.
— əйбəт икəн…
19. — Исəнмесез!