• Чор нинди — Җыр шундый!
• Беренче булырга кҮнекте исə, кеше икенче урынга кала.
• Суын алмаган кое тизрəк корый.
* * * * * *
• Акбур белəн кара фикер дə язып була.
• Югары белемне кҮплəр ала, тирəн белемне кемнəр ала?
• Акыл теше ахмакка да чыга.
• Башы тулы цифр: гел нольлəр дə нольлəр.
* * * * * *
• Баласызлар бакчага чəчəк утырта, балалылар бəрəңге тутыра.
• əти-əнине дə аңлый башладык, Үзлəре генə юк.
• Оныклар бабайны яшəртə.
• Бала чагың — баллы чагың.
* * * * * *
• Мода — хатын-кыз дигəн кибетнең витринасы…
• Кошелегыңны югалтсаң да, кешелегеңне югалтма.
Татар поэзиясеннəн Үрнəклəр.
Г.Тукай.
Безнең гаилə
əткəй, əнкəй, мин, апай, əби, бабай Һəм бер песи.
Безнең Өйдə без ҖидəҮ: безнең песи — Җиденчесе.
Бергə ашый, чəй эчə, безнең лə бергə йоклый ул,
Хезмəте дə бар: Өйне тычкан явыздан саклый ул.
Дəрдемəнд
* * *
Кил, Өйрəн, и туган, бер башка телне,
БҮтəн теллəр белҮ яхшы ҺӨнəрдер.
Катыштырма вəлəкин телгə телне,
Тел уйнатмак наданлыктан əсəрдер.
* * *
Стремись, мой друг, постичь язык чужой,
Ведь он для нас — живое ремесло.
Но языки не путай, милый мой! —
Свои познанья обратишь во зло.
(Перевод В.Ганиева) ЗӨлфəт
Туган тел хакында
Тел ачылгач əйтə алсаң: «əни!» — дип,
Тел ачылгач əйтə алсаң: «əти!» — дип —
КҮзлəреңə яшьлəр тыгылмас,
Туган телең əле бу булмас.
Соң минутта əйтə алсаң: «əни!» — дип,
Соң минутта əйтə алсаң: «əти!» — дип —
КҮзлəреңə яшьлəр тыгылыр,
Туган телең əнə шул булыр…
Г.Афзал
* * *
əшəке кешелəр була.
əшəке халык булмый.
əшəке тарихчы була!
əшəке тарих булмый.
Н.НəҖми
* * *
Кичə дустым мине əрлəде,
ə дошманым бҮген мактады.
Дустымның шул əрлəҮ сҮзлəре
Дошман мактавыннан саклады.
Н.НəҖми
Акыл
Акыллыдан акыл артмас —
Акыллы Һич акыл сатмас.
Н.НəҖми
* * *
Гомернең бар ике очы:
Кеше туа, Үлə.
Үлгəч, кешене Җирлəргə
КҮпме кеше килə!
А кайберен озата бит
БӨтен дӨнья йӨзе.
ə тапканда, əни таба аны
Тик бер Үзе.
И.Юзиев
Сəйдəш урамында уйлану
Исəн чакта сине кҮрəлмəдем,
Баралмадым синең яныңа.
Лəкин кҮңел,
КӨннəр Үткəн саен,
Якын дустай сине сагына.
ГӨллəр,
Назлы гӨллəр,
Язны сагынып чəчəк аталар,
Урам.
Шушы урам, истəлегең булып,
Синең исмең белəн аталган.
Яңа Җырларыңны кӨйли-кӨйли,
Бу урамннан кҮпме Үттең син?..
Салих абый,
Урамнарда гына тҮгел
КҮңеллəрдə
КҮпме моң калдырып киттең син.
Менə берəҮ
Җиллəр исҮенə
Тəрəзəсен ачып куйган да
Өзелеп-Өзелеп синең кӨйне уйный
Чумган килеш тирəн уйларга.
Юк,
Бер без генə тҮгел,
Хəтта
КӨйлəрең дə
Сагына сине — язлар Җырчысын.
Салих абый,
Кабатланмас бер матурлык булып,
Син тормышны бизəп торырсың.
Менə урам.
Сəйдəш кҮңеледəй
Киң Һəм матур…
əйтерсең лə
Моңнарыннан аның нурланган.
Менə Сəйдəш.
Илебезнең мə»рур данын Җырлап
Марш булып Үтə урамнан.
Ул моң булып яши кҮңеллəрдə,
Ул рух алып керə Өйлəргə.
Их,
Исəн чакта сине кҮрəлмəдем
СҮзем бик кҮп иде сӨйлəргə.
Р.Фəйзуллин
Пушкин кабере янында
Колакта —
«Вечерний звон».
Уемда —
«кичке азан».
КҮңел тӨпкелендə —
моң.
Р.Фəйзуллин
Чегəннəр
Юл читендə чатырлары.
Башкалада — театрлары!
.
Сəнгате чыкмаса юкка,
Үлем юк халыкка
Р.Фəйзуллин
Кичке тӨслəр
Ак пароход.
Кара дулкын.
Кызыл маяк.
Соры ком.
Зəңгəр кҮктə
Якты йолдыз.
Яшел ярда
Сары кыз.
Р.Фəйзуллин
Картлар сҮзе
Ике хəзинə бар дӨньяда: саклагыз!
Каберстан аның берсе. Гел гӨлдə булсын!
Китапханə — икенчесе. КҮңелдə булсын!
Базар болай да калыр…
Р.Фəйзуллин
ТӨнге Алупка
Диңгез — кӨзге.
Ай — бер шəм.
Ай-Петридə —
Чишмəм!
Чылтырый да
Чылтырый.
М.ə»лəмов
* * *
Карт:
— Буйга да Үскəнсең, улым,
Ходайдан бəхет сора!
Егет:
— Бəхетме, бабай?
Ул бары
Ике Өй аша тора!